Салават Фатхетдинов — Салкын чэй

Текст песни Салават Фатхетдинов — Салкын чэй с аккордами:

Вступление

Am
Өстәлдә ялгыз чынаяк,
Dm            E
Чәе суынып беткән.
Am              F 
Ялгыз чәйнең дә тәме юк,
G          F        E
Эчмәдем синсез, иркәм.

Am        Dm 
Гомерем шулай узармы,
E              Am  E
Гел сине генә көтеп,
Am          Dm 
Ялгызым өстәл янында
G         E    Am
Суынган чәйләр эчеп.

Кайнар чәй салып куям да,
Утырам сине көтеп.
Чәең суына бит инде,
Кая югалдың китеп.

Гомерем шулай узармы,
Гел сине генә көтеп,
Ялгызым өстәл янында
Суынган чәйләр эчеп.

Өстәлемдә барсы да бар,
Нигә чәйнең тәме юк.
Ялгыз булгангадыр инде,
Өемнең дә яме юк.

Гомерем шулай узармы,
Гел сине генә көтеп,
Ялгызым өстәл янында
Суынган чәйләр эчеп.

Табулатуры аккордов в песне

Оцените песню
Etina.ru